Таныш ашамлыклар гадәттән тыш кыяфәттә

Һәр көнне без төп-төрле әйберләрне ашыйбыз, һәм еш кына ашамлыкларыбызга игътибар белән карамыйбыз да — иң мөһиме тәмле булсын, шулай бит?
Ә рестораннарда эшли торган кешеләр безнең өчен тырыша, матур итеп әзерли. Бу матурлык өчен генә эшләнми, матур кыяфәтле ашамлыкларны ашыйсы да килә, әлбәттә, ач булмасаң.

Менә шундый фикерләр белән танылган фотограф Бет Гальтон ашамлыклар фотолары сериясен ясаган.
Аның исеме «Cut Food»,  һәм монда барлык ашамлыклар яртыга бүленеп сүрәтләнгән.
Фотоларга караганда, ашыйсы килә башлый.