Сылу

Сылу

Артист турында:
Сылу – Серазетдинова Илсияр – 1985нче елның 30 декабрендә Казанда туа. Әнисе хор дирижеры, абысы – яшь җырчы. Инде ике яшеннән Илсияр җырлый башлый. 12 яшендә Илдар абысына – “Хомай” солистына көйләр белән булыша.

2005нче елда Илсияр Серазетдинова Казан музыкаль училищесының хор дирижированиясе факультетын бетереп, Илсияр абыйсы белән эшли башлый, аның белән җырлар яза, көйләрне сайларга ярдәм итә.

2004нче елда НКЦда Сылуның дебют соло чыгышы була. Соңырак Илсияр Серазетдинова татар эстрадасы җырчыларына җырлар яза. Аның клиентлары арасында Иркә («Авыл киче», «Ин югары ләззәт» җырлары), Ильнара Нурмухаметова («Вәгъдә итмә», «Кагылма», «Ташлама мине» җырлары).

Берничә елдан соң, Сылуның ирен (Олег PRO-Z) Мәскәүгә эшләргә чакыралар, һәм алар гаиләләрә белән Мәскәүгә күчәләр.

Ләкин Казан сәхнәләре Илсияр өчен барыбер яраткан эш урыны, шуңа күрә ул купеллык тәнәфестән соң кире кайта. Бүгенге көндә аның гаиләсе, ике яшьлек улы бар, ләкин иҗат эшен Сылу ташларга җыенмый.

Клиплар: