Шакур

Татар эстрадасын оригиналь жанрда иҗат итүе белән тетрәндереп җибәрде әлеге җырчы. Бүгенге көндә аның турында ишетмәгән, аның җырларын тыңлап карамаган кеше юктыр, мөгаен. Сәхнәдә үзенә “Шәкүр” тәхәллүсен алган татар рэперы Алмаз Корбанов турында булыр сүзем.

Шәкүр 1985 елның 29 мартында Казан шәһәрендә дөньяга килә.

“Минем туган ягым икәү – Казан – туган һәм яши торган шәһәрем һәм балачагым узган туган җирем – Теләче. Әтием тумышы белән Теләчедән” – дип хәбәр итә җырчы үзе.

18 гимназияне тәмамлагач Шәкүр ике Югары Уку Йортына укырга керә: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм Муниципаль берәмлекләр белән идарә итү Академиясы һәм Иҗтимагый Белем бирү Академиясе (КСЮИ). Аларны 2008 һәм 2007 елларда тәмамлый.

Татар эстрадасына Шәкүр ялгыш кына кереп китә. Моңа кадәр ул рус рэпы белән шөгыльләнә һәм “Барс-Медия” студиясенә үзенең бер җырын яздыру өчен килә. Җыр яздыручылар белән аралашып торганда, ул бер татар башкаручысының җырын рэп стилендә җырлап, пародия күрсәтә. Шул вакытны студиягә Фәрид Таишев керә һәм Шәкүргә татар рэпы язып карарга тәкъдим итә.

2005 елда шәкүр “Йолдызлар Фабрикасында” катнаша.

Шәкүрнең “визит карточкасы” булып “Дөнья тукта” җыры тора, бу җырга клип 2007 елда төшерелә.

Шәкүрнең “Мин көтәрмен” дип аталган беренче җыентыгы 2007 елда дөнья күрә.

“Рэп – матур көйгә салынган күңел кичерешләре ул” – дип характерлый үзенең башкару стилен җырчы. Дөрестән дә, рифмага салынган мәгънәле сүзләр, чынбарлыкны бәян итүче җөмләләр дөрес көй астында күңелне тетрәндереп кенә калмый, уйланырга да мәҗбүр итә. Шуңадыр да инде Шәкүр яшьләрнең яраткан башкаручыларының берсе.