Сэйэр – Инсаф

Сәйәр – Инсаф

Артист турында:

Сэйэр – Инсаф (“Сәйәр – Инсаф”) группасы ике матур Балтач егетеннән тора. Бу Сэйэр Шакирзәнов һәм Инсаф Сәләхов. Группа 2008нче елның июлендә оешыла. Шул июлнең 18дә Балтачта «ХЫЯЛ» яшьләр үзәгендә беренче чыгышлары уза.

“Сэйэр – Инсаф” группасының беренче җыры – «Сагыш керде күңелемә».

Казанда “Сэйэр -Инсаф”ның беренче чыгышлары “Пирамида” төнге клубында уза.

Җырларының сүзләрен егетләр узләре язалар.

Сәйәргә 21 яшь, ул Казан Дәүләт агар университетында һәм ТИСБИ идарә академиясендә белем ала.

Инсафка 20 яшь. Ул Сэйэр шикелле Казан Дәүләт аграр университетында укый.

2008нче елда егетләр “Йолдызлар фабрикасында” чыгыш итәләр.

2010нчы елда TATAR MUSIC AWARDS премиясендә “Сэйэр – Инсаф” төркеме «Иң яхшы RAP, Hip – Hop, R`n`B — проект» номинациясендә җиңү яулады.

Сәхнәдә чыгыш ясау Сэйэр белән Инсаф өчен ул бары тик хобби гына, ләкин алар еш төнге клубларда чыгыш итәләр.

Клиплар: