Салават Миннеханов

Салават Миннеханов

Артист турында:
Салават Миннеханов 1979нчы елның 16 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә туа. Мәктәпне бетерүгә ул Алабуга Дәүләт Педагогик угиверситетына укырга керә. Анна дипломлы технолог-экономист булып чыга.

Хәзерге көндә Республика Президенты алдындагы Дәүләт һәм муниципаль идәрә итү академиясендә белем ала.

Салават музыкаль гаиләдә үсә – әтисе гармунда уйный, әнисе бик матур җырлый, Салават олы абыйсы белән курайда уйный, ә энекәше – кубызда.

17 яшеннән үк Салават аерым яши. Баштан ул оператор булып эшли, аннары Азнакай телерадиокомпаниясендә уз программасын оештыра.

2002нче елда туган шәһәрендә “Релакс” исемле төнге клуб ача.

2004нче елда Салават Миннеханов, “Яшь йорәкләр” конкурсында җиңеп, зур сахнәгә чыга. Шул вакыттан ул үзен тулысынча иҗатка тапшырырга була.

Салаватның “Татар радиосы” эфирына ләккән беренче җыр — «Абау җаным» җыры. Ул өч тапкыр “Татар җыры” фестивале лауреаты булган иде, аның өч “Алтын барс” премиясе бар.

2007нче елда Салаватның беренче альбомы дөнья күрә.

Клиплар: