Салават Фатхетдинов

Салават Фатхетдинов

Артист турында:
Салават Фатхетдинов (Салават Фәтхетдинов) 1960нчы елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районында, Аксәет авылында туа. Кечкенә чагыннан ул татар һәм башкорт җырларын тыңлап үсә. Үзе дә бик иртә җырлый башлый.

Мәктәпне бетерүгә, Салават Стәрлетамак мәдәни агарту училищесына укырга керә. Аннары соң Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат Универсетына режиссура бүлегендә белем ала. Аны 1989нчы елда тәмамлый.

“Татар җыры-1989” фестивалендә Салават Фатхетдинов лауреат исеменә лаек була. 1991нче елда анарга Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме, ә 1995нче елда Татарстан Республикасының халык артисты исеме кушыла.

Салаватның хәр концерты уңышлы үтә, беркем дә битараф калмый. Аның кабатланмас тавышы һәркемгә күркәм. Ул концертлары белән Идел буйлары, Урал, Себер шәһәрләрендә булды. Аның җырларын Америка, Финляндия, Чехия, Төркиядә ишеттеләр.

Музыкаль иҗатыннан тыш Салават Фатхетдинов автоспорт белән шөгылләнә. Ул автогонкаларда регуляр катнаша. Салават автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры.

Клиплар: