Румия Фатхетдинова

Артист турында:
Румия Фатхетдинова (Румия Фәтхетдинова) 1987нче елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә туа. Чистай музыкаль мәктәбеннең баян һәм домра классын бетерә. Хәзерге вакытта Казан Дәүләт Техноллогик университетында укый.

Румия бала чагыннан ук җырчы булырга хыяллана иде. “005нче елда ул “Йолдызлар фабрикасында” катнашып, финалга чыга. Шуның ярдәмендә ул “Татар җыры-2005” фестивалендә Зөфәр Билалов белән «Эх, кара чәч, зәңгәр күз!» җырын башкарырга мөмкинлек ала.

2007нче елда Румиянең «Моңлы яңгыр» җырына клип төшерелә.

Румия Фатхетдинова җырчы буларак кебек кенә түгел, кыска вакытлы уен фильмнар актрисасы буларак так билгеле. Беренче мәртәбә ул «Әтәчсез иртә ни китерә?» фильмында төште, аннары «Күкләр никахы»нда төп рольне башкарды.

Румия Селин Дион һәм Уитни Хьюстон иҗатын ярата. Буш вакытында яңа ашамлыкларны әзерләргә ярата.

Клиплар: