Резеда Кадырова

Резидә Кадырова

Артист турында:

Резеда Кадырова (Резидә Кадыйрова) кечкенә чагыннан ук җырлый башлаган. Баштан әти-әниләренең күңеле өчен, соңырак угары сыйныфларда мәктәм хоры солисткасы буларак. Мәктәптән соң Казан Дәүләт университетының филология факультетына кереп, аны уңышлы тәмамлый.

Резеда фестивальләрдә, агит-бригадаларда катнаша. Студент елларында Эрнст Рахимов (Зилә Суңгатуллина ире) идәрәсе астындага татар хорында җырлый.

10 ел мәктәптә укытучы, биш ел завуч булып мәктәптә эшли.

Бер вакытта, кечкена концертларының берсендә Резеда янына Туфан Миннуллин килеп, “Дулкын” радиосына барып җырларын яздырырга тәкъдим итә. Шулай Резеда Кадыйрова зур сахнәгә чыга.

Резеда ханым Кадырова – непрофессиональ лирик җырчы. Ул музыкаль училищеларын бетермәде, ләкин бик куп итеп сахнәдә эшләде, бик еш профессиналлар белән аралашты. Шуңа күрә музыка ягында аның белеме җитәрлек.

Резеда Кадыйрова Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Клиплар: