Раяз Фасихов

Раяз Фасихов

Артист турында:
Раяз Фасыйхов 1983нче елның 8 июлендә Балтач районының Нөнгәрә авылында туа. Әбисе тәрбиясендә үсә. Әбисе җырлый, спектаклләрдә катнаша иде. Әтисе белән әнисе дә җырлый. Әтисе бала чагыннан ук Раязга репертуарны сайлады, Раяз сүзләре буенча, әтисе гел мәгънәле җырларны гына сайлаган.

7нче сыйныфта укыган Раязны әтисе “Сандугач керде күңелгә” фестиваленә алып барды. Ул вакытта Раяз җырлый да, тальянда да уйный иде.

Югары белем алырга вакыт җитүгә, Раяз Арча педагогика көллиятенә укырга керә. Анда укыган чакта, “Арча егетләре” ансамблендә гармунчы була. Аннан соң Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать университетында белем ала.

“Барс-медиа” белән контракт төзегәч, соло карьерасын башлый.

“Татар җыры” фестивале лауреаты буларак, Раяз Фасыйхов “Алтын барс” премиясе хуҗасы.

Раяз Фасыйхов зур сахнәдән кала дискотекаларда да чыгыш итеп йөри. Шулай ук ул “Язмыш шуклыгы” фильмында төште.

Раяз хатыны Люция белен кечкенә кызы Венераны үстерә.

Клиплар: