Раяз Фасихов

“Кыр казлары” җыры һәм үзенең бетмәс төкәнмәс таланты ярдәмендә килеп керә ул татар эстрадасына. Сәхнәдә тамашачыларын моңсулыгы белән таң калдырган җырчы, тормышта бик тә шаян кеше икән. Сүзем 2009 елда беренче альбомын чыгарган җырчы Раяз Фасихов турында булыр.


Раяз Фасихов 1983 елның 8 июлендә Балтач районының Нөнәгәр авылында туа.

Раяз кечкенәдән җырга-моңга гашыйк бала булып үсә. “Сандугач керде күңелгә” бәйгесенең иң беренчесендә катнаша. Баянда уйнарга әтисе аны 3-4 яшьләр тирәсендә өйрәтә.

“Өч яшьләр тирәсендә әти өй түбәсен “канапать” итеп утырганда, мин түбәдән егылып төшкәнмен. Әти, аптырап чормадагы иске тальян гармунын тоттырган. Ә үзе транзистордан агылган көйгә эшләп утырган. “Ишетәм, син радиоалгычтагы музыкага ияреп ниндидер бер көй чыгарырга маташып утырасың, — дип искә ала әти. – Мин тиз генә чүкечләрне ташлап, яныңа килдем дә, шуннан гармунга өйрәтә башладым” Шулай башланды. Безнең өйдә әти, өлкән абый һәм мин баянда уйныйбыз. Уйнарга иске мунчада өйрәндек, ә өй – сәхнә, анда уйный белсәң генә керергә мөмкин.” – дип искә ала җырчы.

Арча педагогия көллиятендә белем ала, 2008 елда Татар Дәүләт Гуманитар Педагокик Университетын тәмамлый, соңыннан Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Институтына укырга керә.

Арча көллиятендә укыган вакытында Раяз Фасихов Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге “Арча егетләре” ансамблендә гармунчы була, әз-мәз җырлый да.

Көллиятне тәмамлагач Айдар Фәйзрахманов аны үз төркеменә чакыра. Анда 3 ел эшләгәннән соң “Барс-Медия” Раязга сольный проект тәкъдим итә.

“Татар җыры – 2009” бәйгесендә Раяз Алтын Барска лаек була. “Татар җыры”ның икенче көнендә Илһам Шакиров белән “Идел буе каеннары”н башкара.

Шулай ук Венера Ганиева белән дә дуэт башкара.

Шулай ук Раяз “Язмыш шуклыгы” фильмында төшә.

2009 елда “Ярат әле” дип исемләнгән беренче җыентыгын чыгара.

Люция исемле хатыны һәм Венера исемле бәләкәй кызчыгы бар.

Раяз Фасихов – бик үзенчәлекле моңлы тавышка ия. Тавыштан тыш, табигать Раязны күпкырлы талантка ия итеп яраткан.Чөнки җырлаудан тыш, ул “ТМА” да төрле номинацияләрдә эшли. Эшеңә бар күңелеңне бирү, тамашачы өчен эшләү – барысы да нәкъ менә шушы күпкырлылыкта күренә дә инде.

Бу мәкаләне түбәндәге сораулар буенча таптылар:

скачать раяз фасихов, раяз фасихов скачать бесплатно