Плюш сыерлар

Төрле безгә таныш булган хайваннарның гадәттән тыш токымнары бар. Менә мәсәлән, сезнең сыерларны күргәнегез бармы?
Күз алдыгызга китерегез әле аларны.
Ә хәзер астагы фотода сүрәтләнгән сыерга карагыз.
Бу сыер сез күргән сыерга охшашмы? 🙂

Шундый йөнтәс сыер токымын американың Айова штатында Лотнер фермасында (Lautner farms) үстерәләр. Бу хайваннар сатуга үстерелә, ә һәрберсенең бәясе 5 мең доллардан берничә дистәгә җитә ала. Бу сыерлар бик еш төрле күргәзмәләрдә һәм бәйгеләрдә җиңә.