Яңа мәкаләләр
Элекеге «фотошоп»
«Фотошоп» программасы килеп чыкканчы да кешеләр фотоларны төрлечә үзгәртә белгәннәр. Кемдер фотоны төшергәнче үзгәрешләрне керткән, ә кемдер фотоны инде бастыргач үзгәртә башлаган.
Менә, мәсәлән, рәссам Серж Менджийский икенче юл белән барган.
Лэмпардка багышланган инсталляция
Ел башында Лэпмард «Челси» футбол командасыннан китүе турында сөйли башладылар, чөнки аның контракты июнь аенда бетәргә тиеш. Хәзерге вакытта без Лэмпард тагын бер ел уйначагы турында беләбез, ләкин билгеле булмаган чакта, аның ягына Adidas оешмасы басты. «Челси» белән бергә эшли торган спорт товарларын ясый торган оешма Adidas Фрэнк Лэмпардка багышланган инфографик проектны оештырган.
Игезәк мәчеләр
Ике игезәк бала туганда гел кызык — алар бит, күп очыракта, барысын да бертөрли эшли. Бергә ашый, бергә уйный, бертөрле рәсемнәр ясый һәм берүк вакытта йокларга ята.
Ә хайваннар арасында игезәкләр туамы? Шулай булса, алар да барысын да бергә эшлиләрмикән?
Безнеңчә, бу бик кызык тикшеренү.
Кызык люстра
Могаен, кешеләрнең күбесе гаддәттән тыш әйберләр арасында яшәргә телидер. Чынлап та, тирә яктагы әйберләр барысы да гап-гади булса, яшәеш бик тә күңелсез булачак.
Ә берничә кызык һәм оригиналь әйбер әле беркемгә дә комачауламаган иде. Нинди кызык әйберләр була?
Менә, мәсәлән, кызык люстра.
Таныш ашамлыклар гадәттән тыш кыяфәттә
Һәр көнне без төп-төрле әйберләрне ашыйбыз, һәм еш кына ашамлыкларыбызга игътибар белән карамыйбыз да — иң мөһиме тәмле булсын, шулай бит?
Ә рестораннарда эшли торган кешеләр безнең өчен тырыша, матур итеп әзерли. Бу матурлык өчен генә эшләнми, матур кыяфәтле ашамлыкларны ашыйсы да килә, әлбәттә, ач булмасаң.
Әберләр «хисләре»
Төрле хисләр һәм фикерләр кешеләрдә генә түгел, әйберләрдә дә була ала икән. Ләкин еш кына без шуны күрмичә узып китәбез. Ә бит бары тик төрле яктан таныш әйберләргә карасагыз — сез аларның хисләрен тоерсыз.
Безнең сүзләребез, әлбәттә, буш урында тумаган. Астагы фотоларда без сезнең өчен дөнья елмаюларын җыйдык.
Йоклый торган скульптуралар
Һәр уртача зур шәһәрдә нинди дә булса һәйкәлләрне һәм скульптураларны күреп була. Кайберләре танылган кешеләргә багышланган — язучыларга, галимнәргә, тарихи кешеләргә, кайберләре нинди дә булса вакыйгага багышланып куелган.
Шулкадәр күп төрле скульптуралар булуга күрә һәр яңа һәйкәлне куйганчы, уйлыйлар, ул чынлап та кирәкме? Чынлап та кызыкмы?
Шаккатырлык Droste эффекты
Сез, могаен, еш кына астагы шикелле фотоларны күргәнсездер.
Бу фотоларда сүрәтләнгән эффектның техник термины «Droste эффекты» дип атала.
Шул исемне бу эффект 1904 елда Droste исемле какао пакеты ярдәмендә алган.
Рәсемнәрдән рәсемнәр
Бер сәнгать әсәрендә берьюлы берничә сәнгать әсәрләре булганын беләсезме?
Без дә Льюис Лаво рәсемнәрен күргәнче белмәгән идек.
Дөресен генә әйткәндә, бу гаҗәеп күренеш.
Аның һәр рәсеме күп төрле мөстәкыйлҗ рәсемнәр җыелышыннан тора.
Зәңгәркүк аждаһа
Бу гаҗәеп кечкенә галәми килмешәккә охшаган хайван чынбарлыкта моллюсклар төренең берсе.
Дуслар, танышыгыз: молюск Glaucus atlanticus – дөньядагы иң матур һәм иң сирәкочыраша торгна диңгез яшәүчеләренең берсе.
Бу матур су яшәүчеләре кешеләр күзләренә бары тик бер вакытта эләгә — аларны дулкын ярга ташласа гына.