Нафкат Нигматуллин

Нафкат Нигматуллин

Артист турында:
Нафкат Нигматуллин (Нәфкать Нигъмәтуллин) 1962нче елның 16 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районында, Уракай авылында туа. Кеп-кечкена биш яшьлек бала булган чагында Нәфкатнең әнисе үлә. Мәктәпне бетерүгә армияга китә. Армиядән соң Нафкат Нигматуллин Казанга килә. Иң башта Эемтә техникумына укырга керә, аны уңышлы итеп тәмамлый.

1984 елдан Авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институтында эшли.

Музыкаль белем алырга теләп, 1987 елда музыка училищесына керә. Шул ук вакытта «Ялкын», «Якты елга» ансамбльләрендә катнаша, җырлый.

Хәзерге көндә Нафкат Нигматуллин танылган татар җырчыларының берсе, үз музыкантлары белән чыгышлар ясый, гастрольләргә йөри. Фикерләрдәнчә, аның җырлавы җырчы Фидан Гаффаровка охшаган. Әмма, бернигәдә карамастан, Нафкат Нигъмәтуллинның үз репертуары, үз тамашачысы бар. Ул үзенчәлекле җырчы. Ул халык күңеленә күбрәк моңлы, сагышлы, онытылып барган җырларны җиткерергә тели, һәм үзенең теләкләренә бик яхшы ирешә.

Клиплар: