Мубай

Мубай

Артист турында:
Мубай (Mubai) –моңлы тылсымлы көйләрне башкаручы акустик трио. Төркемнең татар җырлары тамашачыларны сихерли, ә беренче тапкыр ишеткән кеше өчен бразилия көйләре сыман яңгырый.

Төркем составында Ильдар Мубаракшин (Мубай) — вокал, гитара, Линар Ризатдинов — бас-гитара, Александр Батраков — перкуссия, этнические духовые.

Мубай – Илдар Мобаракшин – Аксубай районының Яңа Дума авылында туа. Кечкенә чагыннан ук музыканы ярата, 17 яшендә үз җырларын яза башлый.

Мәктәптән соң Илдар Казан Авиация институтына керә, ләкин музыканы ташламый. Зуля Камалова җырларын тыңлап, ул үз төркемен җыярга була. Анарга Зуля Камалова белән бер сәхнәдә чыгыш итергә дә мөмкинлек төшә.

“Иң шәп мизгелләрнең берсе – 2009нчы елда “Дөнья ясау” фестивалендә чыгыш итү”, — ди Мубай. Шул ук 2009нчы елда егетләр Хельсинкида узган «TRASKKULLA ROCK» татар музыкасы фестивалендә катнаша.

Соңыннан “Mubai” төркеме «Крутушка» этник фестивалендә, «Антипод» фестивалендә, “Ак төннәр-2011” фестивалләрендә чыгш итә.

Клиплар: