Micro-Phone — кеп-кечкенә кесә телефоны

Micro-Phone узенең зурлыгы белән гади кредит картасына охшаган. Аның габаритлары — озынлыгы 85 мм, киңлеге -55 һәм калынлыгы 5.5 мм, — кесә телефоны өчен рекорд дип санала.
Micro-Phone җиңел итеп кесәгә генә түгел, хуҗасының кошелегына да сыя.

Кызганычка каршы, Micro-Phone әлегә югарытехнологик кушымталар белән мактана алмый. Ләкин аның ясаучылары үз алдында шундый бурычны куймадылар да. Телефонның 1.8-дюймлый жидкокристаллик экраны һәм Li-Ion аккумуляторы бар. Ул көтү режимында 21 сәгать кала ала.  Әлегә телефонның бәясе 69 доллар.