Малика

Мәликә

Артист турында:
Малика (Мәликә) — Ракова Малика Мәхмуд кызы – 1985нче елның 1 ноябрендә Узбекистан Республикасының Крши шәһәрендә туа. “Малика” исеменең билгесе – ханбикә. Чынлапта, Малика – сахнә ханбикәсе. Аның гаиләсе чын музыкаль гаилә: әнисе – Гөлсинә Госмәнова – музыкант-виолончелист һәм аккордеонист, әтисе – Мәхмуд Разаков – композитор, җырчы, музыкант, дәү әнисе – җырчы һәм музыкант Ихсанова Мингкамал , дәү әтисе – җырчы һәм музыкант Госмәнов Мәхмуд. Ул туудан ук җырлый башлады, нәни бала булып әнисе белән бер үк тональностьтә җырлады. 5 яшендә Малика“Нәүрүз-бәйрәм” фестивелндә чыгыш итеп, шәһәр эстрада конкурсының лауреаты булды.

1998нче елда Малика әнисе белән Уфага кучә. Монда ул «Baby-шлягер» конкурсының лауреаты була, ә соңырак аны төрек халкы җырларының «Урал моны – 2000″ фестивалендә үңыш көтә.

“Татар җыры-2003” фестивалендә “Озмэ мина голлэр» җыры өчен ул “Алтын барс” премиясенә лаек булды. “Татар җыры-2004” фестивалендә ул тагын бер “Алтын барс” хуҗасы булды. Үз иҗатында Малика беркемгә дә охшамаган, ул үз оригиналь юлы белән бара.

Хазерге көндә Малика Казанда яши, Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат Универсетының милли иҗат факультетында белем ала.

Клиплар: