Лилия Хамитова

Лилия Хамитова

Артист турында:
Лилия Хамитова (Хәмитова Лилия) Вәгыйз кызы 1970нче елның 2нче августында Арча эшчнләр поселогында туа.

Лилия ике ел Шәмәрдән мәктәбендә, ярты ел Яңа Кенәрәдә укытучы булып эшли.

2000нче елда “Татар җыры” фестивалендә “Ялгышканмын” җыры белән беренче “Алтын барсын” ала. “Татар җыры-2001”фестивалендә “Мәхәббәт шушыдыр” җыры белән, ә “Татар җыры-2002” фестивалендә “Хәерле юл тели һәйкәлләр” җыры белән лауреат исеменә лаек була, такы ике “Алтын барс” премиясе хуҗасы була.

Лилия Хәмитованың “Мәхәббәт шушыдыр”, “Сынатмасын йөрәгем”, “Күз тимәсен”, “Күз тимәсен сөю хисенә” исемле дүрт альбомы дөнья күрде.

“Барс-медиа” студиясендә Лилиянең “Ашытбаш җыры”, “Ялгышканмын”, “Хәерле юл тели һәйкәлләр”, “Сынатмасын йөрәгем” җырларына клиплар төшерелде.

Лилия Хамитова билгеле җырчы, искитәрлек артист. Аның җылрары үзе шикелле сөйкемле, моңлы, матур.

Клиплар: