Libertas

Libertas

Артист турында:
“Libertas” (Либертас) группасы составында өч яшь студент – Дилбәр, Илназ һәм Фәнир. Дилбәр Казан Дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетытнда, ә Илназ белән Фәнир Казан Дәүләт технологик университетында белем алалар. Алар бырысы да Сабадан.

Бер көнне Илназ, гашыйк булып, шигыйрь яза. Шул шигыйрьгә көйләр туа. Җырны тулысынча башкару өчен җырчы кыз кирәк булгач, Илназ Дилбәрне чакыра. Шулай “Libertas” группасы туа.

“Libertas” исеме – латынь теленнән иреккә омтылу, азатлык дип тәрҗемә ителә. “Libertas” – рэп группасы, ә Дилбәр, Илназ һәм Фәнир фикерләре буенча, рэп-группаның исеме тирән мәгънәле булырга тиеш, ә “Libertas” иң яхшы вариант.

Группаны оештырганда яшьләр, әлбәттә, төрле авырлыклар белән очрашты. Әти-әниләре рэпны яратып бетермәде, тамашачылар арасында да аларга каршы чыгучылар тбылды. Ләкин, бернигә дә карамастан, алар бергә, алар иҗат итәләр, алар җырлар яздыралар, алар клубларда чыгыш итәләр – алар чын яшь танылган группа.

Клиплар: