Ландыш Нигъматжанова

Ландыш Нигъмәтҗанова

Артист турында:
Ландыш Нигъматжанова (Нигъмәтҗанова Ландыш) Габделнур кызы 1984нче елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туа. Ул гаиләдә бердәнбер бала булмаган, Ландышных апасы Ләйсән һәм абыйсы Динар бар.

Чаллыда “Җәүһәрләр” ансамблендә катнаша.

1998нче елда Яр Чаллының 15нче урта мәктәбен бетереп, Казанга килә. Монда Казан Дәүләт университетының халыгара мөнәсәбәтләр факульттына белем алырга керә. 2005нче елда университетны уңышлы тәмамлый.

2006нчы елда Ландыш Нигъмәтҗанованың «Кон яктысы кебек» исемле альбомы чыга.

2009нчы елда «Ярату» альбомы дөнья күрә.

Матур моңлы тавышы белән Ландыш Нигъматжанова тамашачыларның йөрәкләрен бик тиз яулады. Аның җырлары ишетмәгән кеше юктыр.

Ландышның яраткан телепрограммасы – “Кәеф ничек?”.

«Минем теләгем шул – сугышлар чыкмасын,якыннарым исэн, сау яшэсеннэр»,- ди Ландыш.

Ландыш Нигъматжанова исекиткеч җырчы гына түгел, ул яратучы хатын. Ире — Фәрит Таишев.

Клиплар: