Күңелле пляж

Җәй көннәренең күп вакытын без пляжларда үткәрәбез. Коенабыз, кызынабыз һәм, әлбәттә, күңел ачарга да онытмыйбыз. Ничек кенә күңел ачып булмый анда! Волейбол уйнарга, китапны укырга, комлы манараларны төзәргә, комда төрле әйберләрне язарга була. Ә шул язуларны тагын да күңеллерәк итәр өчен кызык аяк киеме дә уйлап чыгарылган.

Беренче караштан — бу гап-гади сланецлар. Ләкин аларның аскы яклары бердә гади түгел шул. Аларның подошваларында төрле кызык сүзләр бастырылган, ә  басканда шул язмалар комда кала. Язмалар арасында «Кайгырма, бәхетле бул», «Мин …. яратам», «Мистер …» һәм «Миссис..», һәм башкалар 🙂