Казан егетлэре

Казан егетләре

Артист турында:
Казан егетлэре (“Казан егетләре”) төркеме 1997нче елда Рафаэль Мазитов белән оештырыла. Ул музыкаль группаны оештыр өчен кастинг удыра. Шул кастингта бик күп яшь йолдызлар катнаша. Алар арасыннан бары тик Вәли, Азат, Марат һәм Артур финалга чыга.

Беренче чыгышлары 1998нче елның маенда, “Ял” ресторанында була”.

1999нче елда егетләр Архангельскта “Сабантуй”да концерт бирәләр.

200нче елда «Урал моны» исемле халыгара фестивалендә “Казан егетлэре” ГранПри яулыйлар.

2001нче елда «Татар яшьләренең глобаль хәрияте» бәйгесендә алар “Иң яхшы группа номинациясендә җиңәләр.

2002нче елда “Татар җыры” фестивале лауреатлары булуарак, “Казан егетлэре” “Алтын барс” премиясенә лаек булалар.

Унбер елдан соң үз теләкләре белән төркемнән Вәли белән Азат китә, ләкин шуңа карамастан группа барыбер ватылмый. Аларга яңа солист – Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать университеның Татар эстардасы факультетын бетергән Айдар Агләмов кушыла.

“Казан егетлэре” поп жанрында җырлый.

2011нче елда Габдулла Тукайның 125нче туган көненә “Казан егетлэре” специаль диск чыгарды.

Клиплар: