Иттифак

Иттифак

Артист турында:
Иттифак (“ITTIFAQ”) төркем 2005 нче елның ноябрендә оеша. Башта егетләр дүртәүиде, хәзерге көндә бары тик Назыйм һәм Иляс чыгыш итә. “Иттифак” — гарәп теленнән “бердәмлек” дип тәрҗемә ителә.

“Иттифак” группасы рэп юнәлешендә татар телендә чыгыш итә. Ләкин егетләр төркемен милли музыка дип атап булмый. Ул татарга да, урыска да, дөньякүләм аңлашыла торган музыка. Аларнаың концертлары Казанда, Мәскәүдә, Түбән Новгородтә һәм куп төрле шәһәрләрдә уза.

Җырларында милли проблемалар күтәрелә. Җырларын тәрҗемә итсең, темаларның кубесе урыска да, инглизгә дә аңлашыла.

Егетләрнең фикеренчә, рэп татар телендә рус теленә караганда матуррак яңгырый. Русиядә эшләнүче рэп продукциясе арасында Иттифакъ музыкасы иң яхшылардан.

Назыйм белән Ильяс беркемгә дә тигезләнмиләр, алар бары тик яхшы яңгырый торган музыка ясыйлар.

«Клиплар:»