Иркэ

Иркә

Артист турында:
Иркэ (Иркә) – татар эстрадасының яшь танылган җырчысы. Иркәнең чын исеме – Айгөл Миншакирова. Ул 1984нче елның 6 апрелендә Аксубай районының Ибрай авылында туды. Мәктәптә укыган чакта, Айгөл сыйныфында иң озын кыз булган, шуңа күрә баскетбол уйнарга бик ярткан.

Уналты яшендә Иркэ Чаллы шәһәренең музыкаль мәктәбенә укырга керә. Шул ук вакытта күренекле җырчылар, төркемнәр белән концертларда катнаша, гастрольләргә йөри.

6 елдан соң Иркэ “Йолдызлар фабрикасында” катнаша. Анда аны “Барс-медия” курә, һәм Иркэ белән контракт төзи.

Җырлаудан тыш Айгөл бию белән дә шөгылләнә.

Хәзерге көндә татар яшьләре арасында Иркәне белмәгән кеше юк, ул танылган җырчы һәм артист. Кызлар аның артыннан киемләре, бизәнүләре өчен күзәтәләр, ул беркайчанда бертөрле кием белән сахнәгә чыкмый. Егетләр аның чибәрлеге алдында тора алмый. Моңлы, сөйкемле тавышы турында әйтәсе дә юк – сез аны бер ишетсәгез инде онытмассыз.

Иркэ сүзләре буенча, аның хыялы – бер клипны Парижда төшерергә.

Клиплар: