Ильвина

Ильвина

Артист турында:
Ильвина – тулы исеме Ильвина Габдулхакова – 1990нчы елның 30 апрелендә Казанда музыкантлар гаиләсендә туа. Аның әнесе оста итеп баянда уйный, әтисе җырлый. Аның музыкаль сәләте өч яшеннән тоела башлады. Кечкенә чагыннан ук хореографик һәм театраль тугәрәкләргә йөрү аның өчен гадәти хәл булды. Урта мәктәп белән Ильвина музыкаль мәктәпне дә бетерде.

7нче сыйныфта Ильвина профессиональ җырлый башлады. Инде шул яшендә куп билгеле Россия продюссорлары аны уытырга теләгән иделәр, ләкин, гаиләдә бердәнбер бала буларак, Ильвинаәти-әнисен калдыра алмады.

Бүгенге көндә Ильвина Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат Универсетында татар театраль эстрадасы кафедрасында белем ала.

2006нчы елда Ильвина Санкт-Петербургта узган “Йолдызлар балкышы” исемле халыгара бәйгедә лауреат иссеменә лаек була.

2007нче елда ул “Йолдызлар фабрикасында” үзенең «Артларымнан йөрмә» җырын башкарды. Шул ук елны Ильвина “Татар җыры” фестивалендә катнашканда, аны “Барс-медиа” куреп ала һәм контракт төзергә тәкъдим итә.

Ильвина сүзләре буенча, нинди мөмкинлекләр аның алдында ачылмаса да, гаилә белән карьера арасында ул уйламыйча гаиләне сайлар.

Клиплар: