Ильназ Гарипов

Ильназ Гарипов

Артист турында:
Ильназ Гарипов (Гарипов Илназ) Искәндәр улы 1987 елның 2 ноябрендә Арча районының Хәсәншәех авылында дөньяга килә.

Мәктәптән соң Ильназ Арча педагогия көллиятенә музыка факультетына укырга керә. Аны уңышлы итеп тәмамлый.

Татар эстрадасына Ильназ Гарипов “Әйтче, сөеклем” һәм “Ятим бала” кеебк җырлары белә керә.

2009нчы елның августында Ильназ Гариповның “Яшьлек микән…” исемле беренче альбомы дөнья күрә. Күптән түгел генә “Өннәремдә көткән хыялым” җырына клип чыга.

Ильназ Гарипов күбрәк яшьләр стилендә җырлый, еш кын “Tatar Production” оештырган “TATAParty”, “Бердигән шоу” кебек кичәләрдә катнаша.

Бүгенге көндә Ильназ актив иҗади эшчәнлекне алып бара, җырлый, музыка яза, аранжировкалар ясый, татар дискотекаларында күп чыгыш ясый. Аны яшьләрнең бик кубесе яратып тыңлый. Бу, әлбәттә, аңлашыла — Ильназның җырлары мәгънәле, моңлы, йөрәккә үтеп керерлек.

Клиплар: