Ильназ Бах

Ильназ Баһ

Артист турында:
Ильназ Бах (Илназ Баһ) — Баһавиев Ильназ Фаил улы — 1983 нче елның 27 ноябрендә Арча ягында туа. Гаиләдә ул бердәнбер бала булмады, ике абыйсы бар.

Татар Дәүләт гуманитар-педагогика университеында татар теле һәм әдәбияты укытучысына белем ала.

Халыкка аны таныткан, сәхнәгә алып чыккан җыр “Аңла йөрәгемне” булды. “Аңла йөрәгемне” – аның “иҗат җимеше”, көйен дә, сузләрен дә Ильназ үзе язган. Ильназ Бах “Барс-медиага” мөрәҗагать иткәч, шул җырыга Ильназ Сафиуллин клип төшерде.

Баштан Ильназ Баһавиев үз фамилиясе астында чыгыш итә иден, ләкин кайвакыт фамилисен дөрес әйтә алмаганнар иде, кайвакыт әйтеп бетермиләр иде. Халык интекмәсен өчен, Ильназ псевдоним алырга булды. Аны “Мизгел” яшьләр театрының режиссеры уйлап чыгарды.

Концертлары белән Ильназ бик күп төбәкләрдә булды. Аның фикеренчә, бөтен җирдә тамашачылар үзенчәлекле.

Бүгенге көндә Ильназ Бах “Мизгел” яшьләр халык театрында эшли.

«Клиплар:»
Мин сине яратам

Алма миннән күзләреңне

Соңгы сөйләшү