Ильнар Сайфиев

Ильнар Сайфиев

Артист турында:
Ильнар Сайфиев 1982нче елның 22 апрелендә Югары Татарстан Республикасының Әпәст районында, Биабашево авылында туа. 1995нче елда, Ильнарга 13 яшь булган чагында, бандитлар кулыннан әтисе үлә. Әнисе Миләүшә ханым өстендә ике үлы кала.

Мәктәпне тәмамлагач,1998нче елда Ильнар «Сандугач керде куңелгә» конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек була. Анда аны Зилә Суңгатуллина күреп, Казан Дәүләт консерваториясенә укырга чакыра.

2 елдан соң Ильнар ничектер яшәр өчен, консерваторияне ташлап, эшкә урнаша.

2002нче елдан Ильнар ресторанларда чыгыш итә башлый, “Акчарлакта”, аннары соң “Татарстан” гостиницасы ресторанында эшли.

Кичәләрнең берсендә аны “Барс-медиа” компаниясенең продюссеры курә һәм анарга контракт төзәргә тәкъдим итә. Шул контракт буенча, 7 ел эчендә Ильнардан чын татар эстрадасы җырчысы булачак. Бу аны шаккатырды, һәм ул контракт төзәде. Берничә айдан соң Крымда аның беренче клибы төшерелә, аның җырларын телевизор һәм радиодан ишетеп була.

Хәзер Ильнар Сайфиев – билгеле артист. Ул берничә альбом чыгарды, 4 тапкыр “Татар җыры” фестивале лауреаты булды, кинода тоште.

Клиплар: