Ильхам Шакиров

Ильхам Шакиров

Артист турында:
Ильхам Шакиров (Шакиров Илһам) Гилмутдин улы 1935нче елның15 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районынды, Яңа Бүләк авылында туа.

1960нчы елда Казан Дәүләт консерваториясенең җырлау бүлеген бетерә. Шул елдан ук Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең төп солисты.

Ильхам Шакиров зур сәләтләге һәм югары профессионализмы ярдәмендә үз вокаль-башкару мәктәбен оештырган.

Аның иҗатында халык җырлары белән беррәттән классик әсәрләрне, татр композиторлар әсэрләрен һәм эстрада җырларын башкара. Иң таныклы җырлары — «Хуш авылым», «Сандугач», «Оченче кон тоташ кар ява», «Яшлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», ария «Әдрән диңгез».

Ильхам Шакиров музыкаль мәдәният белгече. Ул шулай ук боек язучыларга, шагыйрьләр, композиторлар юбилейларына багышланган концертларда еш катнаша. Яшь җырчыларның күбесе беренче вокал дәресләрен нәкъ Ильхам абый Шакировтан алалар.

Ильхам Шакиров Росиянең Халык артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәуләт премиясе лауреаты. 1986нчы елда “Халыклар дуслыгы” оредены белән бүләкләнгән.

Клиплар: