Илгэрэй

Илгэрэй

Артист турында:
Илгэрэй (ИлГәрәй) — Гәрәев Илназ Рәхимулла улы – 1986нчы елның 28 маенда казанда туа. Кечкенә чагынан ук төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә катнаша иде.

Зур сахнәгә унбиш яшендә, Габделфәт Сафин программасында, яшь сәләт сыман чыга.

Мәктәптән соң Илназ Татар Дәүләт Гуманитар-педагогик университетына укырга керә. Андагы Татар филологиясе факультетын уңышлы тәмамлый.

Баштан үз исеме астында җырлый иде, ләкин аны еш кына Илнар Гараев белән бутаганга, “ИлГәр” псевдонимын алырга була. “Курай” радиосы алып буручыларының берсе анарга “ИлГәрәй” вариантын тәкъдим итә, һәм ул Илнарга ошый.

2006нчы елда Илгэрэй беренче “Аңламый битшуны йөрәк! Исемле альбомын чыгара.

2010нчы елда “Күрмәгәнгә салышма” исемле альбомы дөнья күрә.

Ильназга берничә тапкыр “Барс-медиадан” тәкъдимнәр төшкән иде, ләкин ул алар белән контракт төзүдән баш тарта. “Мин акча өчен түгел, мин халык өчен җырлыйм “, — ди Ильназ. Аның фикеренчә, әти-әниең министерствода эшләмәсә, син зур исемнәргә җииңел генә лаек була алмассың.

Ә Ильназ өчен иң зур бүләк – аның яраткан яшь хатыны һәм кечкенә чибәр кызы.

Клиплар: