Хания Фархи

Хания Фархи

Артист турында:
Хания Фархи (Хания Фәрхи) – Биктагирова Хания Фархлислам кызы. Фархи псевдонимы әтисе исеменнән килеп чыкты, Хания ханым сүзләре бенча, әтисенә рәхмәтле булуы символы. Хания Биктагирова Башкириянең Татыш районында, Салаевка авылында туа. Мәктәпкә күрше Бадряшев авылына йөри.

Хәзер бөтен гаиләсеннән бары тик Хания Татарстанда яши, аның әти-әнилелре Башкириядә тора.

Бала чагында Ханиянең яраткан җырчылары арасында Фәрида Кудашева һәм Әлфия Абзалова булды.

Мәктәптән соң текстиль институтында инжинер технологка укый. Соңырак 4 ел театрда эшли.

Беренче мәртәбә зур сахнәгә Хания Биктагирова “Бәйрәм” ансамбле составында солистка буларак чыга. Соңырак ул ялгыз җырлый башлый.

Хания Фархи татар җырчылары арасында “Алтын барс” премиясенә сигез тапкыр лаек булучы бердән-бер җырчы.

Ирек Муртазин әйтмешли, Татарстан өчен Хания Фархи – Россия өчен Алла Пугачева сыман.

Бүгенге көндә Хания ханым Татарстан Республикасының халк артисты, иң күп тамашачылар җыючы җырчы.

Клиплар: