Гузель Уразова

Гузель Уразова

Артист турында:
Гузель Уразова (Гүзәл Уразова) 1982нче елның 8 гыйнварендә Перм краеның Бардым районында, Барда авылында туа. Мәктәптән ук бик актив бала булды. Укудан буш вакытта теннис уйнады. Бардымның 1нче гимназиясеннән тыш, Гузель шулай ук музыкаль мәктәпкә фортепиано классына йөри. Спорт, мәдәният, мәктәп яшәеше турында «ТаЈ — Рассвет» газетасына мәкаләләр яза.

Гүзәлнең беренче уңышы – Уфада узган “Башкортыстан Йолдызчыклары” конкурсында җиңү.

Гимназияне бетергәч, 1999нчы елда Гүзәл Уразова Казанга килә. Монда ул экономика һәм журналистика факультетларына керергә хыялана иде, ләкин Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат Универсетына вокал отделениесенә керә. Бер елдан соң Мәскәү Дәүләт экономика, статистика һәм информатика университетына керә.

Үз иҗатында Гузель Уразова төрле композиторлар белән эшли. Алар арасында Оскар Усманов, Фирзар Муртазин, Габдразак Мингалиев, Линур Зайнуллин, Мударис Газетдинов, Ильгиз Закиров, Рамиль Асхадуллин, Альфред Якшимбетов, Зуфар Хайретдинов һәм башкалар.

Гузель Уразова “Татар җыры” фестиваленең даими лауреаты.

Клиплар: