Гульназ Сафарова

Гульназ Сафарова

Артист турында:
Гульназ Сафарова (Гөлназ Сафарова) Гульназ Сафарованың туган көне 1 сентябрдә. Кечкенә чагнда ул тәбип булырга теләгән иде, ләкин мәктәптән соң ул Казан Дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына керә.

Соңырак кастингны үтеп “Татар радиосы” диджее булып эшли башлый.

Гульназ Казанда барлык урыннардан күбрәк Галиәскәр Камал театрын ярата. Аның сүзләре буенча ул беркайчанда чит илгә барудан баш тарта алмый, үз йортында ванна бүлмәсен ярата, тәртипсезлекне, буш сүзләрне яратмый.

Аның яраткан китабы “Маленький принц», ә тарихи кеше – Чингизхан белән Марк Аврелий.

Гульназ Сәфәрова “Түземлек белән эшчәнлек барысын да җиңә” девизы астында яши, политиклар арасында Минтимир Шәймиевны, артистлар арасында Айрат Арслановны, журналистлар арасында Фирдус Гималетдиновны хөрмәт итә. Шулай ук ул Барак Обама белән танышырга хыял итә.

«Клиплар:»
Интервью