Гульназ Батталова

maxresdefault

Артист турында:
Гульназ (Гөлназ) ( Гөлназ Батталова) Башкортыстанның Белебей шәһәрендә туа. Анарга җиде яшь тулгач, гаиләсе белән Яр Чаллыга күчә. Урта белемен 58нче мәктәптә ала. Мәктәптән соң Гульназ Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетына, Венера Ганееваның “Соло җыры” классында белем ала.

Җырчы буларак Гульназ үз юлын Казанда башлый. Барысы да “Кемнәр көтә” җырыннан башланды. 2010нчы елда Айнур ул җырның сүзләрен язып, тиз генә җырны яздыртты. Шулай хит килеп чыкты.

Күптен түгел генә Гульназ “Йолдызлык-2011” конкурсында катнашты. Анда ул инглиз телендә джаз җырын башкарып беренче урынга лаек булды.

Хәзерге көндә Гульназ концерт сәхнәләрендә, клубларда чыгыш итә. Ул инглиз, рус һәм татар телләрендә җырлый. Шулай ук Гульназ төрек телен өйрәнеп, анарда җырлар башкарырга тели. Озакламый Гульназның яңа “Төнге Казан” исемле җыры дөнья күрәчәк. Аны Айнур Шарапов белән Илгиз Шайхразиев язганнар.

Гульназ сүзләре буенча ул үзе җырлар язмый, ләкин кайчан булса да үз хитын чыгарырга өметләнә.

Клиплар: