Гульнара Тимержанова

Гульнара Тимерҗанова

Артист турында:

Гульнара Тимержанова (Гөлнара Тимерҗанова) 1975 елның 29 маенда Башкортостанның Бо­рай районы, Чалкак авылында туа.

Киләчәк җырчы Казан музыка училищесын бетергән. “Кечкенәдән «Татарстан» радиосын тыңлый идем, җырларга яраттым. Шуңа күрә мәктәпне бетергәч, ике дә уйламыйча, Ка­зан музыка училищесына юл тот­тым”-, ди Гульнара. Шулай ук Гульнара Тимерҗанова Дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген 2000нче елда тәмамлаган.

Аның яраткан җырчылары — Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина һәм Зөһрә Шәрифуллина. Үзенең яраткан җырчыларының кебек аның җырлары бик матур, эчкерсез, моңлы, ә тавышы йомшак, җанга ятышлы. Ул җырлаган чакта тыныч калып булмый.

Гульнара Тимержанова үзенең укытучылары дип Татарстанның атказанган артисты, консерватория доценты Әлфия Заһидуллинаны һәм шагыйрь Фәнис Яруллинны саный.

Аның фикере буенча, кешеләрнең иң мөһим сыйфатлары – ягымлылык һәм гадиллек.

Уз ечәнлеге турында Гөлнара шулай ди: “Теорияне практика белән ныгытам-җырлыйм”.

Клиплар: