Гульнара Исмаева

 Гульнара Исмаева

Артист турында:
Гульнара Исмаева (Исмаева Гөлнара) Эдвард кызы 15 майда Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә артистлар гаиләсендә туа. Гульнара кечкенә чагыннан ук сахнәдә тапшырылган җырларна яттан белә иде. Гөлнара Әлмәтнең 17нче мәктәбен бетергәч, музыкаль училищесының вокал бүлегендә белем ала. Соңырак Казанга килеп Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат Универсетына профессор Рахилә Мифтахова классына керә.

Гөлнараның беренче чыгышы Габделфәт Сафин концертында булган иде. Университетның беренче курсында Гульнара үзе язган татар җыры өчен яшь талантлар фестивалендә икенче урын ала. 1994нче елда аның беренче телевизион концерты төшерелә. Бу концерт тулысынча Гульнара үзе язган җырлардан тора.

1995нче елда Гульнара Исмаеваның беренче “Син гел шат булсаң иде” исемле альбомы чыга.

“Татар җыры-2004” фестивалендә Гульнара Исмаева “Алтын барс” статуэткасын яулый. 2008нче елда Гульнара Американың Нью-Йорк шәһәренә китеп, ике ел буе анда иҗат итә.

Хазерге көндә Гульнара Исмаева билгеле җырчы, таныклы композитор, Татар Авторлык Обществосы члены.

Клиплар: