Габдельфат Сафин

Габделфат Сафин

Артист турында:
Габдельфат Сафин (Сафин Габделфәт) Габдрахман улы 1962 елның 11 октябрендә Татарстанның Арча районының Симетбаш авылында туа. Кырлай урта мәектәбен бетерүгә Габдельфат Сафин Казанның инжинерия-төзү институтына керә. Институттан соң 5 ел стройкада эшли. Ләкин, ул төзүче булыр өчен түгел, җырчы булыр өчен туган. “Ак кулмэгем” җырыннын соң Габдельфат күренекле булып уянды. Шунардан соң яңа җырлар, зур тамашалар, бөек даннар булды. Габдельфат Сафин 10 альбом яздырды, 100дән артык җыр җырлады, Татарстанда, Мәскәүда, Санкт-Петербургта, Себердә, Оренбургта, Пермәде, Ижевскта, Саратовта, Йошкар-Олада, Уфада концертлар бирде.

2001нче елның 23 февралендә Татарстан Президенты указы белән Сафин Габдельфат Габдрахман улына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме кушылды.

Бугенге көндә Габдельфат Сафин билгеле җырчы гына тугел, шулай ук уңышлы бизнесмен. Берничә ел буена ул нәшрият белән шөгелләнә. Аның “Акчарлак” газетасы бугенге көндә татар пресса арасында иң популяр.

Габдельфат Сафин ягымлы хатыны Рузилә белән кызлары Адиләне һәм уллары Зөләтне тәрбиялиләр. Җырчы өчен гаилә – иң мөһим нәрсә.

Клиплар: