Эссе

Эссе

Артист турында:
“Эссе” төркеме – Нияз Валеев һәм Айрат Ильясов дуэты. Бу группа 2005нче елда дөньяга килә. Беренче чыгышларыннан ук “Эссе” егетләре «Күренмә күземә» җырын башкарып, шундук тамашачыларның йөрәкләрен яулады.

2006нчы елда “Татар җыры” фестивалендә “Эссе” группасы “Иң яхшы төркем” номинациясенең луреаты булп, “Алтын барс” премиясенә лаек була. Шулай ук “Эссе” төркеме “Кызган таба” бәйсез татар клуб музыкасы фестивалендә «Иң популяр төркем» наминациясенең җиңүчесе.

2007нче елның 21 мартында егетләрнең беренче альбомнары чыга. Шул альбомга кергән җырлның күбесен Нияз Валиев язган.

Хәзерге көндә “Эссе” төркеменең «Сиңа кирәк түгел», «Сәхнә», «Китәр борчуларың», «Төне буе яңгыр яуды» җырларына дүрт клибы төшерелгән.

“Эссе” – “егетләр төркеменең” уңышлы проекты. Тамашачылар аны яратып тыңлыйлар, концертларына зур теләк белән киләләр.

Клиплар: