Dj Radik

Dj Radik

Артист турында:
«DJ Radik »ның тулы исеме – Радик Яруллин (DJ Радик, диджей Радик).

Сигез яшеннән Радик музака белән шөгылләнә башлый – синтезаторда, гитарада уйный, аранжировкалар ясап маташа.

Унбиш яшендә Радик Яруллин җидееллык 64нче музыкаль мәктәбәнең фортепиано классын тәмамлый. Анныры соң ул “Кызыл Химик” исемле рок-лицейга музыкаль менеджмент курсына белем алырга керә. Соңырак Радик Гнессиннар исемендәге Рәссәй музыка академияендә укый.

Академиядән соң Радик концертларда, дискотекаларда, клубларда чыгыш итә. Радик Яруллин шулай ук «C_File» группасында һәм «Айкау» исемле татар яшьлер вокаль төркемендә җырлады.

Беренча соло альбомы “Минем дөньям” дип атала. Барлыгы биштән күбрәк популяр альбомнары дөнья күрде. Алар арасында “Tatar remixlari”, “Tatar discotekasi 2006”, “DJ Radik дискотекага чакыра”, “Көзләрем” исемле альбомнар.

DJ Radik — “Татарстанның нонстоп диджейы – 2004” һәм “Иң яхшы татар диджейы – 2005” кебек күп төрле бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты.

Хәзергә көндә мәскәү клубларында диджей буларак чыгыш итә.

Клиплар: