Диля Нигматуллина

Диля Нигматуллина

Артист турында:
Диля Нигматуллина (Дилә Нигматуллина) 1981нче елның 26 маенда Марий Эл Республикасының Параньгин районының Мазарбаш авылында туа. Инде балалар бакчасында аның музыкаль сәләтләре күренә башлады. 9нчы сыйныфта укыгын чакта аны «Ак җилкәннәр» ансабленә чакыралар. Мәктәпне бетерүгә, Диля Нигматуллина Марий Эл Дәүләт Университетының экономика факультетына укырга керә. Шулук вакытта музыка белән шөгыльләнә, «Ак җилкәннәр» белән гастрольләргә йөри.

1999нчы елда университет аны “Ягымлы яз” конкусына җибәрә. Анда Диля 1нче урын ала. Шуннан соң Диля Нигматуллина Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат Универсетының вокал отделениесенә укырга керә.

2004 елда композитор Оскара Усманов Диля өчен «Бәллүр савыт» җырын яза. Шул ук елның мартында бу җырга клип төшерелә. Шул ук 2004нче елда Диля “Йолдызлар фабрикасында” катнашып, Салават Миннеханов белән «Аңлашырга иде…» җырын башкара.

Диля Нигматуллина “Татар җыры-2003”, “Татар җыры-2004”, “Татар җыры-2005” “Татар җыры-2006” фестивальләренең лауреаты.

2007нче елда Диля Нигматуллина билгеле композитор Марат Мухин белән никахъ укый.

Клиплар: