Булат Зиганшин

Булат Җиһаншин

Артист турында:
Булат Зиганшин 1977 елның 23 сетябрендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә туа. Мәктәптә укыган чакта Азнакай телерадиокомпаниясе белән оештырылган тугәрәктә катнаша. Ләкин музыка белән шөгелләнү теләге көчлерәк булды, шәһәрнең Культура сараенда студия ачылуга ук ул анда тавыш яздыручы булып керә. Шул ук вакытта иҗат белән шөгелләнә, җырлар яза.

Булатның әтисе – Азват – торле музыкаль инструментларда уйный, узе курай, кубыз ясый. Бу Булатның киләчәк тормышына тәэсир итте. Аның туган сеңелесе – Гөлназ – шулай ук иҗат белән шөгелләнә, ул композитор.

2001 елда Азнакайда Казан социаль-юридик институтның филиалы ачыла. Булат Зиганшин анда психология фаакультетына керә. “Мин гел психологка укырга телэдем. Хазер минем белемем миңа тормышымда бик булыша, кешеләр белән аралашуда да, иҗатта да”, — ди Булат.

2004 елда Булат Азнакайда “Халык артисты” конкурсында катнашып халык артисты исеменә лаек була. Шул ук елны ул “Яшь йөрәкләр” (хазерге “Йолдызлар фабрикасы”) ярышында катнаша.

2005 елда күчә Булат Казанга. Шул ук елны “Мизгел” җыры белән “Татар җыры” фестивалендә катнашып, “Алтын барс” статуэткасы белән бүләкләнә.

Булата Зиганшина сүзләре буенча татар җырчылары арасында ул Гузәл Уразова, Мәликә, Алинә Шарибжанова иҗатын хөрмәт итә.

Клиплар: