Булат Нигматуллин

Булат Нигматуллин

Артист турында:
Нигматуллин Булат Җәүдәт улы 21 мартта Мари-Эл республикасының Бәрәңге районында туа. Булатның әнисе – укытучы, әтисе – төзүче.

Сәхнәгә беренче тапкыр Булат 15 яшендә, мәктәптә укын чагында чыга. Мәктәптән соң ул Мари-Эл Дәүләт университетына укырага керә.

Булат Нигматуллин халыкка “Торналар” һәм “Якын дустың барын онытма” җырлары белән танылды.

2004нче елда Булат Нигматуллинның “Мин яшлекне җырлыйм” исемле беренче альбомы дөнья күрә. 2005нче елда Булат “Якты юл” исемле альбомын чыгара, соңырак, 2009нчы елда “Безнең гомер” альбомы яздырыла.

Булатның тавышы – лирик баритон, ул поп музыка стилен ярата, ә яраткан җырчысы – үзе.

Булат Нигматуллин фикеренчә җырчы булу җиңел түгел. “Җырлау – үзенә күрә бик катлаулы бер эш ул”, — ди Булат.

Булат Нигматуллин танылган җырчы, халыкта аны яратып тыңлыйлр, урамда таныйлар.

Клиплар: