Булат Байрамов

Булат Байрамов

Артист турында:
Булат Байрамов (Булат Бәйрамов) 1979нчы елның 20 февралендә Иж-Бобья авылында туа. Кечкенә чагында умартачы булырга теләгән иде. Казанга килеп, Булат Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогик университетана музыка факультетына музыкаль инструментлар һәм инструментальансамбльләр кафедрасына укырга керә. 2002нче елда университетны уңышлы итеп тәмамлый.

Булат Байрамов профессиональ җырчы, аның җырлары бик матур һәм күңелле, рус теленнән тәрҗемә ителгән “Кара бумер” гына ни тора. Әлбәттә, һәркемнең бу җырны ишеткәне бардыр.

Хазерге көндә Булат “Татар радиосында” диджей булып эшли, “Татар радиосы” форумында яратучылары белән аралаша.

Булат Байрамов талантлы җырчы һәм профессиональ җырчы гына тугел, ул шулай ук ярата торган ир, аның хатыны – сөйкемле җырчы Ләйсән Гимаева.

Буш вакытында Булат кинога йөрергә ярата, бильярд һәм боулинг уйнарга ярата, беркайчанда тәмле обедтан баш тарта алмый. Булат сузләре буенча, аның яраткан тарихи персонажы – Наполеон.

Клиплар: