Azan Project

azan project

Артист турында:
«AzaN Project» — Нур Алиев һәм Азат Гилмутдинов эшләре нәтиҗәсе. Алырның музыкалары – халык инструментлары белән гитара а-ля Rage Against The Machine берләшмәсе. Шулай ук хәзерге заман аранжировкасы, тавышлар, ритмнар.

Азат белән Нур 1998нче елда “Татарстан” каналында төшерелгән музыкаль тапшыруда танышалар. Азат шул вакытта “Кардәшләр” төркеме солисты булган иде. Эфирдан соң аралашып, егетләр үзара күп гомуми карашларны таптылар.

Музыкантлар сүзләре буенча, проектның нигезе Стамбулда салына. Анда алар сөләшмичә 2005нче елда килеп очрашалар. Дуслар сөйләшеп йөргәндә кичке азанны ишеткәннәр. Бу очрашу, алар фикеренчә, тәкдирле булды.

Казанга кайткач, алар «AzaN Project» дигән проектны оештвыралар.

«AzaN» — Азат белән Нур исемнәреннән ясалыш, дингә иҗатларының катнашы юк.
Төркемнең логотипы – Босфор аркылы күпер, ул ике дөнья ягын – Европа белән Азияны берләштерә. Бу ике мәдәниятнең музыка ара берләшүе – «AzaN» иҗатының төп фикере.

Клиплар: