Алсу

Алсу

Артист турында: Алсу — Сафина Алсу Ралиф кызы  1983 елның 27 июнендә Бөгелмәдә туа. Аның әтисе — Ралиф Рафилович Сафин – Алтай Республикасыннан Федерация Совеында сенатор, әнисе — Разия Исхаковна — архитектор. Аның ике абые бар — олысы Марат һәм кечесе Ренард. 5 яшендә Алсу әти-әниләреннән пианино алдыртты, ул аларга уйнарга өйрәнергә вәгъдә бирде һәм сүзен тотты. 1992 елда Алсу Мәскәүгә күчеп, урта һәм музыкаль мәктәпләрдә укуын дәвам итте. 1995 елның язында Алсу Лондонга күчеп »MPW» колледжында укый башлады. Беренче мәртәбә Алсу Швейцария лагеренда чыгыш итте. 1998 елда ул абыеның туенда »I will always love you» җырын җырлады, һәм әнисенең дусты аны продюссер Валерий Белоцерковскийга күрсәтергә тәкъдим итте. Продюссер Алсуны ишетүгә үк ул алтын икәнен аңлады. 1999нчы елның 1 февралендә экраннарга “Кышкы төш” (“Зимний сон”) исемле клибы чыкты. Икенче көнне Алсу таныклы булып уянды. 2000нче елның 28 сентябрендә Алсу Энрике Иглесиас белән »You’re My № 1» җырын тамашачыларга тәкъдим иттеләр. 2000нче елның маенда Алсу «Евровидение» бәйгесендә Рәссәй Федерациясен тәкъдим итә.  Анда ул «Solo» җырын инглиз телендә башкарып икенче урынны яулый. 2001 елда Алсу Монте-Карлода узган 13нче »World Music Awards» буләкләу церемониясендә катнашты. Аның өчен бу узен бөтен дөньяга курсәтер очен бик зур мөмкинлек булды. 2003нче елның 14 февралендә Алсуның «19» исемле альбомы дөнья күрә. 2007нче елда Алсу «Единая Россия» партиясенә керә. 2008нче елда Алсу, 5 яшлек тәнәфестән соң, «Иң мөһиме» («Самое главное») альбомын чыгара, шул ук елда «Туган тел» альбомы да дөнья күрә. 2009нчы елда Алсу Иван Ургант белән Мәскәүдә узган «Евровидение» бәйгесен алып бара. Бүгенге көндә Алсу 4 яңа альбомнары өстендә эшли.  
«Клиплар:»