Алина Сафиуллина

Алина Сафиуллина

Артист турында:
Алина Сафиуллина 1985 елның 21 апрелендә туды. Алина кечкенә чагыннан ук музыкаль бала булып үсте. Төрле бәйрәмнәрдә җырлады, мәктәбендә уздырылган концертларда чыгыш итте, район һәм республика конкурсларында катнашты. “Без музыкаль гаилә. Дәу әтием элек тальянкада бик матур уйнаган иде, әти-әнием, абыйлар, апалар яхшы җырлыйлар. Ләкин барлык чыгышлар бары тик гаилә уртасында уза”,- ди Алина.

2006 елда жырчы, “Йолдызлар фабрикасында” катнашучы буларак, югары сәхнәгә чыга. Бу яршыта ул ин яхшыларның берсе дип танылды. Шул ук елны Алинага татар эстрадасының беренче йолдызы Салават Фатхутдинов белән җырларга мөмкинлек төште. Анын белән Алина анын барысы да белә торган «Яшь көенчә килә каласы» дигән җырын җырлады. Киләсе елны Алина Сафиуллина “Тататр җыры-2007” лауреаты булып чыкты, ә аның “Кайтырмын” җыры – Ел җыры булды. 2008нче елда Алина “Туган көн” җырына клип төшерә.

Җырчының үз сузләре буенча ул Венера Ганеева, Зайнаб Фархутдинова һәм Расима Низамова җырларын тыңларга ярата. Буш вакытын Алина дус кызлары белән бильярдта уздырырга ярата.

Клиплар: