Алина Сафиуллина

Тамашачыларны үзенең кабатланмас тавышы белән әсир иткән җырчыларның берсе ул. Аның һәрбер җыры күңелләрне тетрәндереп җибәрә, шуңа да, аның җырларын гел тыңлыйсы гына килеп тора. Сүзем ике “Алтын Барс” хуҗасы Алинә Сафиуллина турында булыр.

Алина Сафиуллина 1985 елның 21 апрелендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында дөньяга килә.

Мәктәпне тәмамлап 2002 елда Казан Дәуләт Культура һәм Сәнгать Университетының Милли сәнгать институтына укырга керә һәм Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты , Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Венера Ганиева сыйныфында белем ала. 2007 елда югары белем алуы турында диплом ала.

Алинә кечкенәдән үк җырлап үсә, төрле бәйгеләрдә катнаша, урыннар ала.

Зур сәхнәгә Алинә Сафиуллина 2006 елда, “Йолдызлар фабрикасы” проекты ярдәмендә чыга — кызның тавышы күпләрне хәйран калдыра. Һәм шул ук елда “Татар җыры 2006” фестивалендә Салават Фәтхетдинов белән дуэт башкара (“Яшь көенчә килә каласы” композициясе белән чыгыш ясыйлар).

2007 елда Алинә үзе “Татар җыры – 2007” бәйгесендә лауреат була, ә аның “Кайтырмын” дип исемләнгән җыры – ел җыры дәрәҗәсенә лаек була.

Шулай ук “Татар җыры – 2008” бәйгесендә дә Алинә лауреат исемен яулый.

2007 елның җәендә Алинәнең “Ышандыр” җырына беренче клип төшерелә.

“Кайтырмын” дип исемләнгән беренче альбомын Алинә Сафиуллина 2009 елда чыгара.

Алинә Сафиуллина кыска гына вакыт эчендә күп кенә тамашачының күңеленә үтәргә өлгерде. Бүгенге көндә исә ул татар эстрадасында актив “кайнавын” дәвам итә. Клиплар төшерә, яңа җырлар яздыра, тамашачыларын концертлар белән шатландыра.