Альбина Апанаева

Альбина Апанаева

Артист турында:
Альбина Апанаева таныклы татар эстрада җырчысы гына түгел, Альбина шулай ук бик матур һәм чибәр хатын кыз. Татар яшьләре аның җырларын яратап тыңлый, аның концертларына яратып килә.

Апанаева Альбина Мостафа кызы 1981нче елның 21 маенда Татарстан Ресупбликасының Яр Чаллы шәһәрендә туа.Казанга килеп, Альбина Казан Дәуләт Мәдәният һәм Сәнгат Университетына укырга керә.

Альбина җырлый, концертларда катнаша, клиплар өстендә эшли. Иҗади эшәнлеге вакытында ике альбом чыгарды – “Барыбер кадерле” (2005нче ел) һәм “Сине яратуларым” (2007нче ел). Хазерге көндә Альбина Апанаева җырлау эшчәнлеге белән генә түгел, ул шулай ук концертлар, бәйрәмнәр, мәҗлесләр оештыруы белән “Тантана” бәйрәм үзәгендә эшли.

Альбина Апанаеваның җырлары моңлы, назлы, хисле, яшьләргә бик якын нәрсәләр — сөю, мәхәббәт турында ( “Мин яшимен сөю илләрендә”, “Мәхәббәтсез торып булмый”, “Йөрәгемдә сөю ялкыннары”, “Сөю гөле сулмасын” ).

Клиплар: