Альбина

Альбина

Артист турында:
Альбина татар эстрадасының яшь йолдызы. Аның тулы исеме — Ахметова Альбина Дилшат кызы. Гомере буе татар телендәгенә сойләшкән, шулай ук татар мәктәбенең татар классын бетергән, шуңа күрә, үз сүзләре буенча рус телендә язганда бик күп хаталар ясый. Ләкин аның җырларын тыңласагыз, бу, әлбәттә, бердә мөһим тугел булачак.

Альбина җырларга һәм биергә бик ярата. Артист, гадәттә, күп талантлы кеше, Альбина шундый кешеләрнең берсе. Аның җырлары моңлы, сөйкемле, күңелгә бик тиз яталар.

Иҗади кеше булуга карамастан,өе турында онытмый, ашарга пешерергә ярата. Университетта укыган чакта КВНның татар лигасында уйнады. Альбина татар эстрадасында 4 ел уңышлы чыгыш итә, шулай ук бу дүрт ел эчендә ул ике альбом яздырды.

Хазерге вакытта Альбина кинода төшеренергә хыяллана, аның планнары арасында танклы җырчы гына тугел, таныклы артист булырга.

Альбина сүзләре буенча ,ул иҗади кеше буларак гел оча, җирдә сирәк була, кубесенчә куктә, хыяллар арасында.