Айгуль Бариева

Айгуль Бариева

Артист турында:
Айгуль Бариева (Айгөл Бәриева) Шамил кызы 1974нче елның 22 августында Казанда туа. Аның әтисе — Бариев Шамил магсут улы – Галиәскәр Камал театрының атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты ,киноактер, режиссер, педгого, Муса Җалил премиясе лауреаты, әнисе – Гөлфия Абдул кызы – музыкаль эшчесе. Күргәнебезчә, Айгөлнең сәләтлеге каннында.

Кечкенә чагыннан ук Айгуль Музыка белән шөгылләнә, төрле бәйгеләрдә катнаша, фортепиано классыннан музыкаль мәктәбен бетерә. Урта мәктәпне бетерүгә, Айгуль Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетына кереп, аны кызыл диплом белән бетерә.

Университетта укыган чагында Айгуль Бариева Татарстан Республикасының халыгара артисткасы Рахилә Мифтаховадан вокал дәресләрен ала. Укуны бетергәч, ул “Сорнай” ансамблендә җырлый, 1993-1995нче елларда шул ансамбль белән Финляндия, Төркия, Австрия, Германия, Швейцариядә гастролләр белән чыгыш итә.

Айгуль Бариева 1991нче елда “Ягымлы яз” дипломанты була. Айгуль шулай ук Италиядә узган Дж. Палестрина исемендәге халыгара фестивалендә “Хыял” хоры составында 3нче урын ала.

2004нче елда “Нечкәбил” бәйгесендә Айгуль Бариева “Матур Нечкәбил” номинациясендә җиңә. 2007нче елда ул “Җиде йолдыз” фестивалендә “Назлы гөлкәем” җыры белән җиңә.

«Клиплар:»