Айфара

Айфара

Артист турында:
«Айфара» группасы 4 бик матур егеттән тора. Бу солист — Алмаз Шарифуллин, барабаннарда уйнаучы — Радик Шарибжанов, бас-гитарада — Альберт Еналиев, гитарада — Алмаз Мухаметзянов. “Айфара”ның һәр чыгышы бик куп төрле яшьле яратучыларны җыя. Әлбәттә, шундый талантлы һәм чибэр егетләр алдында ваемсыз калып булмый.

«Айфара» группасының солисты – Алмаз Шарифуллин – талантлы, якты артист, шулай ук ул искиткеч хезмәтчел. Амаз ачык һәм чиста куңелле, сөйкемле һәм булышчан, җырлаганда һәрчак кирәк интоннацияне таба ала. “Айфара”нын визит карточкасы – “Ак каен” җыры. Гадәттәгечә, бу җырны җырлый башлагач ук, тамашачылар кул чаба башлый һәм шунда ук узләре дә “Фйфара” белән җырлый башлый.

Белгәнебезчә, Алмаз Шарифуллин искиткеч жырчы гына тугел ,ул шулай ук шәп продюссер, яна ачылган йолдызларның кубесе – аның хезмәте.

2007 елда “Татар жыры” фестивалендә “Айфара” “Елның иң яхшы музыкаль группасы” дип танылды.

Клиплар: